Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2017

Татар педагоглары аксакалы “Ком сәгате” белән серләрен уртаклаша

Якшәмбе, 21 нче май, «Ком сәгате» тапшыруы студиясендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы, күренекле профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов кунак була.

Атказанган укытучы еш кына мөгаллимлек һәм укыту проблемаларын бәяләү юлында үз кискен фикерләрен җиткерә: «Дөньяда иң үзенчәлекле һөнәр булып укыту һөнәре тора. Укытучы булган кеше йөз меңнәрчә һөнәр ияләренә хас булган барлык сыйфатларны үзенә туплаган булырга тиеш. Әгәр шәкертләрдә укытучы һөнәренә хас шушы матур сыйфатлар, үз эшенә бирелгәнлеге, фидакарьлеге юк икән, берни барып чыкмый.» Педагог тапшыруда тагын нинди фикерләре белән уртаклашыр? Танылган галим белән «Ком сәгате» тапшыруын якшәмбе көнне карарга онытмагыз.

Исегезгә төшерәбез, «Ком сәгате» тапшыруы «алтын интервью» жанры форматында иҗат итә һәм киң җәмәгатьчелектә сораулар уяткан темаларга әңгәмә оештыра. Программаның геройлары сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният, сәнгать, фән һәм спорт әһелләре. Әңгәмә узган атнаның актуаль вакыйгаларына да, берүк вакытта әңгәмәдәшнең шәхси сыйфатларын ачуга да корылырга мөмкин.

Галим Әнвәр Хуҗиәхмәтов белән «Ком сәгате» тапшыруын 21 нче май 15:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карый аласыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!