Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.11.2017

Татар режиссеры аш-су осталыгын самавыр аша билгели

Тәмледән-тәмле татар аш-суы осталыкларына «Яңа Гасыр» каналы тамашачыларын бу якшәмбедә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин өйрәтә.

Режиссер тапшыруга буш кул белән килмәгән — «Секреты татарской кухни» тапшыруы тарихында беренче тапкыр аш-су осталыгы программасына самавыр бүләк ителгән. Гади самавыр гына түгел икән, ә чын татар самавыры ди!

Рәшит Заһидуллин театр үсешенә 20 елдан артык үзеннән саллы өлеш кертә. Аның иҗат эшчәнлеге театрның күчмә тормыш рәвешеннән даими урынга күчү сыман катлаулы чорына туры килде. Эшкә һәм иҗатка карашлар үзгәргән вакытта, Рәшит Заһидуллин коллективны һөнәри иҗат тирәлегенә осталарча берләштереп, хезмәткәрләр арасындагы аңлашылмаучанлык һәм үзара бәрелешләрне булдырмый кала алды.

Егерме ел иҗат дәверендә Тинчурин театры сәхнәсендә Рәшит Заһидуллин тарафыннан җитмештән артык спектакль куелган. Режиссер өчен бу аз күрсәткеч түгел, ләкин татар режссерының иҗаты мондый күрсәткеч белән нибары кабынып кына китте дип ышанасы килә. Яңартылган спектакльләр сәясәтеннән соң, тамашачыларның театрга карата мөнәсәбәте кискен рәвештә уңай якка үзгәрә һәм Тинчурин театры, Рәшит Заһидуллинның тугры хезмәте бәрабәренә, халык тарафыннан иң яратып кабул ителгән коллективларының берсенә әверелә.

Тапшыру ахырында татар самавырыннан татарча чәй эчәрләрме? Сорауга җавапны якшәмбе «Секреты татарской кухни» татар аш-суы осталыгы тапшыруын карап белегез.

Тапшыруны якшәмбе, 12 нче ноябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 11:30 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера