Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2015

Татар рәссамнары Босния һәм Герцеговинада

Төрки дөнья кылкаләм осталарының “Төрки дөнья Алтайдан алып Балканга” кадәр дигән күргәзмәсе Сараево каласында ачылды. ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы оештырган проектта татар рәссамнары да катнаша.



Халыкара күргәзмәдә 16 төрки телле илләрдән барлыгы 33 сәнгать әсәре тәкъдим ителә. Intertat.ru редакциясенә Төркиянең Әнкарадагы коллегаларыбыз хәбәренә караганда, проект Сараевоның кышкы фестивале уңаеннан гамәлгә куелган. Татарстаннан рәссамнарыбыз Зөфәр Гыймаев, Равил Заһидуллин, Фәридә Хасьянова үз картиналары белән катнаша.



Күргәзмәнең тантаналы ачылышында ТӨРЕКСОЙның генераль сәркатибе Дүсәен Касеинов: “Төрки халык рәссамнарының күргәзмәсе менә инде 17 тапкыр гамәлгә ашырыла. Оешмабыз фондында төрки кардәшләребезнең меңгә якын картиналары саклана. Әлеге сәнгать әсәрләре төрки дөньяның гүзәллеге хакында бәян итә”, – диде.



Бәйрәм тантанасында төрки халыкларның артистлары, музыкантлары да катнашты. Унҗиде ел дәвамында төрки рәссамнар иҗаты белән дөньяның төрле илләрендә таныштылар. Ә менә Балкан илендә проект беренче тапкыр тәкъдим ителә, ди ТӨРЕКСОЙның матбугат хезмәткәрләре.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20