Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2017

Татар театры тарихын кабатлап өйрәнү вакыты килеп җитте

Атна барышында “ТНВ-Планета” телеканалы сез яратып өлгергән “Яшәсен театр!” тапшыруы чыгарылышларын кабатлап күрсәтә. Кайда гына барып чыксаң да, син беренче булып җирле халыкны татар милләте һәм аның театр тарихы белән таныштырырга бурычлы. Гасырдан артык тарихы булган театр үз уңышлары белән горурланырга хокуклы дигән фикер ялгыш булмас.

Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате – милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. Рус драматургы А.Н. Островский фикере белән әйткәндә, театр оешу – милләтнең камиллеген, бөтенлеген раслаучы зур тарихи вакыйга. Гәрчә үткәнебезне барлаганда, без, халкыбызның бай мираслы, әдәбиятлы булуы белән бергә, асылда бик борынгыдан җор, тапкыр, үткен һәм шук телле булуын, җыр-моңга, уен-тамашага һәвәслеген дә күрербез. Аулак өйләр, сабантуйлар — моның ачык мисалы. Шуңа да кешенең бар осталыгын, сәләтен күрсәтүгә корылган сабантуй бәйрәме үзенең миллилеген югалтмыйча, бүген дөнья мәйданына чыгып бара.

Татар театры турында да нәкъ шундый фикер әйтергә мөмкин. Россия чикләрен каплаган “тимер пәрдә”ләр ачылу белән, милли театр үзенең бер гасырлык мирасын чит ил тамашачыларына да җиткерә башлады. Театр ил тарихы һәм халык язмышы белән гасырдан гасырга, еллардан елларга атлап барган. “Яшәсен театр!” дип билгеләп, милләт үзенең тарихына ныклы дәвам сала.

Татар театры тарихын чагылдырган “Яшәсен театр!” тапшыруын “ТНВ-Планета” телеканалында атна дәвамында 23:35 сәгатьтә карагыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»