Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.11.2017

Татар теленә ихтыяҗны ничек арттырырга?

Пәнҗешәмбе кичендә «Таяну ноктасы» татар теленә ихтыяҗны арттыру юлларын эзли. Бәхәс мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскартуга бәйле сөйләшүләрдән соң аеруча актуальләште.

Кайбер укытучылар бүгенге балаларның инфантиллегеннән, белемгә омтылмавыннан зарлана, хәтта аларны ялкаулыкта гаепләүчеләр дә табыла. Ләкин мәсьәләнең асылы аз гына башкачарак. Бүгенге бала өчен кичәге дәреслекләрнең кыйммәте юк. Бүгенге бала туктаусыз агылган мәгълүмат басымы астында яши. Интернет, телевидение, радио, һәртөрле реклама каналлары аңа тын да алдырмыйча ниндидер мәгълүмат бирергә омтыла. Аның аңы үзе кирәк дип тапмаган информацияне үткәрмәү өчен көрәшә. Бу организмның инстинктив саклану үзенчәлеге һәм аның өчен бала гаепле түгел. Менә шундый шартларда аңа нинди дә булса белем бирергә омтылу гадәттән тыш авыр йөкләнеш. Шуңа күрә, укыту методикасында баланы кызыксындыру ысуллары булырга тиеш. Мәсьәләне хәл итү юлларын ток-шоу эзли.

Пәнҗешәмбе, 2 нче ноябрь, «Таяну ноктасы» тапшыруын 19:00 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин