Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.10.2017

Татар телен укыту методикасында бәхәсләр өйрәнелә

Сишәмбе «Таяну ноктасы» туры эфирда татар телен укыту методикасы буенча бәхәсле әңгәмә оештыра. Ток-шоуда татар теле дәреслеге авторлары һәм билгеле педагоглар катнаша.

Татар телен укыту методикасы буенча оештырылган бәхәстә шул өлкәдә хезмәт куючы белгечләр катнаша: педагогия фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов, КФУ профессоры, педагог Фираз Харисов, Мещерякова методикасы буенча белем бирүче укытучы Фәния Гаязова, «Сәлам» яңа буынга татар телен укыту дәреслеге авторы Рөстәм Бахтиев. Төрледән-төрле педагогик карашлар җыелмасын күзәтергә онытмагыз.

Төрле укыту методларын бер җепкә туплаган «Таяну ноктасы» тапшыруын бүген, 31 нче октябрь, 19:00 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!