Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.08.2016

Татар теленнән халыкара олимпиадада Гран-при яулаган фин татары Казанда белем алырга ниятли

Татар яшьләре туган телләрендә сөйләшүдән ояла. Моның төп сәбәбе шунда: татар теле аларга Габдулла Тукай һәм гармун белән генә ассоциацияләшә торган бик борынгы тел булып тоела. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегаты Наил Бәдретдин әйтте. Аның фикеренчә, әлеге ялгыш фикер Татарстан яшьләренә генә түгел, Финляндиядә яшәүче кайбер татар егетләренә, кызларына да хас.

“Бу ялгыш фикердән арынырга кирәк. Туган телне белү-белмәү гаиләдән килә. Финляндиядә яхшы татар гаиләләрендә балаларга туган телне өйрәтүгә зур әһәмият бирелә. Бу эш балалар бакчаларыннан ук башлана”, – дип сөйләде егет. Ул форумда беренче мәртәбә генә катнашуын, Казанга исә өченче тапкыр килүен әйтте. Быел Татарстан башкаласында татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән халыкара олимпиадада Гран-при яулаган Наилнең киләчәктә Татарстанда югары белем алу теләге дә юк түгел.

“Мин – Финляндиядә туган дүртенче буын татар. Бездә икетелле гаиләләр күп. Әнием – фин. Ул туган телен генә белә, шуңа күрә аның белән финча аралашам. Татар телен исә әтием өйрәтте”, – диде Наил. Бу урында егетнең күренекле музыкант Дениз Бәдретдинның улы булуын искәртеп үтик.

Наил туган телне гаиләдә генә түгел, Хельсинкидагы татар җәмгыяте тарафыннан оештырылган татар теле курсларында да үзләштергән. 7-15 яшьлекләр өчен атнага бер мәртәбә уздырыла торган бу курсларда, телдән кала, дин дәресләре дә укытыла. Җәен Наил татар балаларын, яшүсмерләрен берләштергән лагерьгә йөргән. Анда да дин, туган тел, милли музыка өлкәсендә белемен арттырган.

Хәзерге вакытта 21 яшьлек егет Хельсинки университетында икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Югары белемне ул швед телендә алуын әйтте. Киләчәктә төрек, алман телләрен өйрәнү нияте дә юк түгел.

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың Гран-при иясе буларак, Наилнең Татарстанда белем алу мөмкинлеге бар. Әлегә ул бу мөмкинлектән файдаланмаган, әмма киләчәктә Татарстанда уку нияте барлыгы турында әйтте.

“Казанга Финляндиядә укуымны тәмамлагач кына килә алам. Әлегә мин беренче курсны гына төгәлләдем. Тагын 4 ел укыйсым бар. КФУда белем алу өчен нинди мөмкинлекләр тудырылуын, кайсы телләрне өйрәнеп булуын карарга кирәк”, – диде ул бу уңайдан.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20