Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.08.2015

“Татар яшьләре көннәре – бүгенге татар яшьләре хәрәкәтенә старт биргән беренче мәйдан” – Ләйсән Сафина

“Татар яшьләре көннәре – бүгенге татар яшьләре хәрәкәтенә старт биргән беренче мәйдан” – Ләйсән Сафина25-31 август көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә (Казаннан 30 чакрым ераклыктагы Боровое Матюшино бистәсе) XXV Татар яшьләре көннәре уздырылачак. Анда Россиянең 29 төбәгеннән, шулай ук Казакъстаннан, Төркия һәм Австралиядән 18 яшь 30 яшькәчә 180 делегат катнашыр дип көтелә.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татар яшьләре көннәре – иң актив, иң лаеклы татар яшьләрен туплау мәйданы. Теләсә кайсы төбәктәге иҗтимагый хәрәкәтләр охшаш: аларның уртак максатлары, бурычлары, проблемалары һәм аларны чишү юллары бар. Әлеге хәрәкәтләрнең Татар яшьләре көннәренә җыелган лидерлары исә үз тәҗрибәләре, белем күнекмәләре белән уртаклаша.

Искәртеп үтик: татар яшьләре көннәрен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте, “Идел” яшьләр үзәге үткәрә. Чараның максаты – Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен милли-мәдәни яктан берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары каршында килеп туган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү.

“Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина билгеләп узганча, быел татар яшьләре көннәренә әлеге хәрәкәтнең ветераннары да чакырулы. Алар арасында I Татар яшьләре көннәрен оештыру комитеты җитәкчесе хәзерге вакытта Автсралиядә яшәүче Ирек Гариф та бар. Моннан тыш, чарада “Идел” яшьләр үзәге оештыра торган проектларда үсеп чыккан 17-18 яшьлек үсмерләрнең дә чарада катнашачагы билгеле. Алар, үзләреннән олырак абый-апаларыннан күреп, үзләре яшәгән төбәкләрдә иҗтимагый хәрәкәткә нинди яңалык кертергә, кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген өйрәнер дип күзаллана.

Ләйсән Сафина ассызыклавынча, Татар яшьләре көннәре – бүгенге татар яшьләре хәрәкәтенә старт биргән беренче мәйдан. Чарада төрле елларда катнашучыларның күбесе әле бүген дә Татарстаннан читтә дә, республикада да милләт өчен янып-көеп яши.

“Елдагыча, барлык төбәкләр үзләрендә актив рәвештә тормышка ашырылып килә торган проектларын презетацияләячәк. Беренче блокта белем бирү, дини оешмалар белән багланышлар буенча, шулай ук балалар өчен программалар, икенче блокта исә мәдәни, спорт, социаль һәм IT проектлар тәкъдим ителер дип планлаштырыла”, – дип сөйләде Ләйсән Сафина. Аның сүзләренчә, иң нәтиҗәле һәм кызыклы очрашуларның берсе 26 август көнне көндезге 2дә “Идел” яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәренең ветераннары һәм бүгенге татар иҗтимагый хәрәкәте лидерлары катнашында уздырылачак. Әлеге эшлекле сөйләшү барышында 25 ел элек нинди максатлар куелганлыгы, бүгенге татар яшьләренең кайсы юнәлештә эшләве һәм киләчәккә нинди бурычлар куярга кирәклеге турында фикер алышу күздә тотыла.

Татар яшьләре көннәре программасында шулай ук татар теле, тарих, дин, вокал, хореография буенча мастер-класслар, семинар-тренинглар, түгәрәк өстәлләр, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашулар, мәдәни-күңел ачу чаралары каралган. Әйтик, татар теленнән мастер-классларны “Идел” яшьләре белгечләре, филологлар, тарихтан күренекле тарихчы Фаяз Хуҗин, вокалдан ТРның халык артисты Миңгол Галиев, татар театры сәнгатеннән ТРның халык артисты Луара Шакирҗан алып барачак. Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар Болгарга сәяхәт кылыр, Республика көне чараларын тамаша кылыр дип көтелә.

Чараның 25 еллыгына багышлап махсус фотокүргәзмә әзерләнә. Шамаилләр күргәзмәсе дә эшләячәк – делегатлар хаттатчы Владимир Попов һәм аның укучысы Гөлназ Исмәгыйлеваның эшләре белән таныша алачак.

Татар яшьләре көннәрен рәсми ачу тантанасы 26 август көнне кичке 5тә “Идел” яшьләр үзәгендә була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20