Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.07.2016

Татар яшьләре көннәрендә танышкан 40лап пар гаилә корган

 1990 елдан бирле оештырыла торган Татар яшьләре көннәрендә танышкан 40лап пар гаилә корган. Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сөйләде. Аның сүзләренчә, чара тәҗрибә туплау, милли проектлар өстендә эшләү, мастер-классларда катнашу мәйданчыгы булудан тыш, яңа татар гаиләләре барлыкка килүгә дә сәбәп булып тора.

“Төрле елларда Татар яшьләре көннәреннән соң, бик күп парлар барлыкка килә. Мәсәлән, өченче ел Самара егете белән Башкортстан кызы кавышып, бүген аларның бәбиләре үсеп килә. Заманында Иваново һәм Свердловск өлкәләреннән кавышкан парларыбыз булды. Казахстанның төрле төбәкләреннән нәкъ менә Татар яшьләре көннәреннә килеп, биредә тиң ярын тапкан һәм матур татар гаиләләре корган егетләр, кызлар бар. Андый үрнәкләребез шактый күп һәм аларның саны елдан-ел ишәя генә бара”, – дип билгеләп үтте ул. Гадәттә, гаилә корулары хакында яшьләр “Идел” яшьләр үзәгенә рәхмәт сүзләре әйтеп, интернет, телефон аша хәбәр салалар. Кайберләре эш белән Казанга килгәч, кунакка кереп чыга.

Милли җанлы яшьләрнең кавышып гаилә коруы татарча сөйләшүче тагын бер нәни сабыйның дөньяга аваз салуы дигән сүз. Татар телендә сөйләшә башлаган бу бала татар мәктәбендә белем ала, киләчәк эшчәнлеген татар халкына багышлый икән, димәк, киләчәгебез өметле дип саный Ләйсән Сафина.

Фотода татар яшьләре көннәрендә танышкан гаиләләрнең берсе - Удмуртиядән Раушан һәм Гөлнара Шәяхмәтовлар гаиләсе. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20