Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.07.2017

Татар язучысы Гадел Кутуй туган авылда Авыл җыены узды

Танылган татар язучысы Гадел Кутуйның туган төбәге Пенза өлкәсенең Татар Канадысы авылындагы мәчет төзелүгә 25 ел тулуга багышланган «Авыл җыены» узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайты.

Авылда бүгенге көндә өч мәчет эшләп тора. Беренчесе туксанынчы елларда салынган.

Авыл халкы көн буе бәйрәм итте, мәйданчыкларда һәртөрле бәйгеләр, спорт уеннары барды, дип хәбәр итә Пенза өлкәсеннән Рәмис Сафин.

Бүгенге көндә Пенза татарлары 22 нче июльдә булачак Бөтенроссия авыл сабантуена әзерлек эшләре белән мәшгуль, диелә хәбәрдә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера