Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2016

Татар журналлары балаларга бәйрәм оештыра

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанда чыга торган татар журналлары нәниләр өчен бәйрәм чаралары уздырачак.

Бу көнне “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр журналы “Казан Кремле” территориясендә тәкыя үрү буенча мастер-класслар, рәсем конкурслары үткәрәчәк. Шулай ук журналга язылу мөмкинлеге булачак. Мастер-классларда ясаган кул эшләнмәләрен приютта тәрбияләнүчеләргә бүләк итү мөмкинчелеге дә каралган.

2 июньдә “Ялкын” редакциясе хезмәткәрләре Казанның девиант балалар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгенә барырга ниятли. Анда йөрүчеләргә яшьтәшләреннән бүләкләр тапшырып, фотография буенча мастер-класс үткәрү күздә тотыла. Шулай ук фотозона да эшләячәк.

Моннан тыш, Халыкара балаларны яклау көнендә, “Гаилә һәм мәктәп” һәм “Мәгариф” журналлары Республика балалар хастаханәсендә бәйрәм оештырачак. Аның кысаларында, уеннар, конкурслар, мастер-класслар каралган. 2016 елның беренче яртыеллыгына журналга язылучылар арасында хәйрия акциясе уздырылган: һәр абунәчедән кергән 50 сум (барлыгы 10 мең сум җыелган) әлеге хастаханәнең кардиология бүлегендә дәваланучы балаларга бүләкләр алуга тотылган. Традицияне редакция хезмәткәрләре 2016 елның икенче яртыеллыгында да дәвам итәргә ниятли. Бу уңайдан алар Азнакай, Баулы, Тәтеш, Минзәлә районнарына чыгачак.

“Сөембикә”леләр 1 июньдә Саба районындагы акыл үсеше артта калган балалар тәрбияләнә торган ятимнәр йортына, “Идел” журналы хезмәткәрләре Яшел Үзән районы Нурлат балалар йортына юл тотачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20