Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2016

Татар зыялысы Дәрдемәнд өчен ир-ат булган бишек баласы совет мәктәбендә кызга әйләнә

 Татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, татар телен тәрҗемә итү белән шөгыльләнүчеләр халыкның рухын аңламаса, милләтнең асылын югалтуга үзеннән өлеш кертә. Бу хакта галимә Казан федераль университеты оештырган «Җәйге төндә фән» чарасының «Татаристика» лекториендәге чыгышында әйтте.

Миләүшә Хәбетдинова  Дәрдемәнднең бишек җыры тәрҗемәсен мисал итеп китерде. Совет мәктәбендә белем алган Рөстәм Кутуй мәдрәсәләрдә укыган татар зыялысының фәлсәфәсен бөтенләй аңламыйча, аның асылын үзгәрткән. Галимә чыгышында Дәрдемәнд шигырендәге һәр сүзнең билгеле бер символга ия булуын аңлатты. 

Кыйгач кашым, асыл ташым!
Йоклаек икәү.
Йокла иркә, йокла бәбкә
Бәүкәй, бәлли бәү, - 
дип яза Дәрдмәнд.

Рөстәм Кутуй исә балага:

Ты кровь моя, 
Любовь моя
, - дип мөрәҗәгать итә.

"Татар кешесе беркайчан да баласына "каным минем" дип әйтмәгән", - диде галимә. Ул үзенең сүзләрен рәсем ясап аңлатты: кыйгач каш - татар кешесенең рухына гына хас. Асыл ташым дип язганда да шагыйрь кыйммәтле ташларны Рөстәм Кутуй язганча "яхонт"ны да күз алдында тотмаган, ә баланың күзләрен сурәтләгән. Алдагы куплетларда исә Кутуйның Дәрдемәндне аңламавы тагын да көчәя. Татар рухлы шагыйрь "алма тубым" дип әйтә, димәк, ул ир балага мөрәҗәгать итә. Галимә татарда алманың нәкъ менә ир бала образы гына булуын әйтте. Татарча белсә дә, татар рухын аңламаган Кутуй баланы кызга әйләндерә, чөнки рус халкында алма символы кызларга карата кулланыла.

Дәрдемәнд улын болындагы колын белән чагыштыра. Ир кешенең татарда ат дип аталуын да аңлап бетерә алмаган булса кирәк Кутуй: Дәрдемәнднең батыр ир-ат улы «лошонок мой, мышонок мой» дип бөтенләй юкка чыгарып бетерелә.

Ислам дине рәсем ясарга рөхсәт бирмәсә дә, татар зыялылары суфичылык мәктәпләреннән килгән символларны кулланып, кешенең сурәтен тудыра алган. Милләтләрнең рухын танымаган совет мәктәбе шушы рухны юкка чыгарган, нәтиҗәдә, халык үзенең байлыгын югалткан.

"Татар мәктәбе менә шушының өчен кирәк, - диде галимә. Тәрҗемә итәргә алынасың икән, син ул халыкның рухын, эчке дөньясын аңларга тиеш. Без дөньяга рус күзлегеннән карыйбыз икән, бу - фаҗигә. Без дөньяга татар күзлегеннән карарга тиеш".

Миләүшә Хәбетдинова әйтүенчә, шушы кечкенә генә мисал да татарның искиткеч зур байлыгы барлыгы турында сөйли. Аяк астында шушы байлыгы булуын аңламаган татар яшьләре, шушы казанышны атлап үтеп, милләтеннән кача. Галимә чыгышы азагында, шушы байлыкны югалтмас өчен татар мәктәпләрен саклап калырга өндәде. Шулай ук лекторийда катнашучыларга Аяз Гыйләҗев язган "татарның милли кыңгыравы"н таратты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20