Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2017

Татарча сөйләшә торган чувашлар башваткыч чишә

Cезнең моңа кадәр татарча сөйләшә һәм аралаша торган чувашлар белән очрашканыгыз бар идеме? Бу жомгада «Башваткыч» тапшыруында дустанә мөнәсәбәтле һәм уникаль уенчылар катнаша.

Чирмешән районының Аккирәй авылыннан килгән чувашлар татар телен камил белү өстенә, тапшыру барышында төрки телләр гаиләсеннән булган тугандаш чуваш һәм татар телләре арасында охшашлык та эзләрләр. Татарча сөйләшүче чувашлар үзләренең матур гореф-гадәтләре һәм җыр-уеннары белән танылганлыкларын тапшыруда кабаттан дәлилләрләр. Дуслык һәм уен-көлкегә корылган күңелле башваткыч чишүне карарга онытмагыз.

Шуны да өстәргә кирәк, «Башваткыч», якшәмбе волейбол булу сәбәпле, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында җомга, 31 нче мартта, 13:00 сәгатьтә эфирга чыга. Чыгарылыш «ТНВ-Планета» телеканалында беренче апрель 11:00 һәм 19:20 сәгатьләрдә кабатлап күрсәтелә.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера