Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.07.2017

Татарлар һәм башкортлар Камчаткада Сабан туе уздырды

Узган шимбәдә, 29 июльдә, Камчатка татарлары һәм башкортлары милли бәйрәм — Сабан туен билгеләп үттеләр. Бәйрәм вулканга каршы мәйданда Петропавловск-Камчатка — Мильково трассасыннан 20 километр ераклыктагы Яңа бистә янында барды. Бәйрәмне Камчатка татар һәм башкортлары «Дуслык» җәмгыяте оештырды, дип хәбәр итә җирле матбугат.

Сабан туе өлкәннәр һәм балалар өчен дә милли уеннарга бай булган. Биредә милли көрәш тә, ат чабышлары да узган. Бу хакта «Камчатка» агентлыгы хәбәр итә. Җирле артистлар белән бергә Татарстаннан килгәннәр дә, аерым алганда — Айгөл Тимганова һәм Динара Байтимерова чыгышлары яратып кабул ителә.

Сабан туе Камчаткада 1994 елдан үткәрелеп килә. Ул гадәт буенча ярымутрауда язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, июль аенде уза. Биредә төрле милләттән берничә мең кеше җыела.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера