Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.04.2016

Татарсан Президенты Бәһрәйн Корольлеге шаһзадәсе белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлегенә эш сәфәре кысаларында шаһзадә, Бәһрәйн Корольлеге Премьер-министрының беренче урынбасары Галиҗәнаб Сәлман бән Хамад бән Гайсә Әл Хәлифә белән очрашты.

Очрашу «Сахир» халыкара автодромында узды. Анда бүген Бәһәрәйнның «Формула-1» гран-при ярышлары башланып китте.

Бәһрәйн Корольлеге Якын Көнчыгышта Россия Федерациясенең перспектив сәүдә-икътисадый партнеры булып тора һәм Татарстан бу баглынышларны ныгытуга үз өлешен кертергә җыенадиде, Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты республика икътисадының төп тармаклары турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, фән һәм мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәсендәге хезмәттәшлекне ныгыту зур әһәмияткә ия. Туризм һәм бизнес-багланышларны киңәйтүгә Татарстан башкаласы аша Бәһрәйн һава юлларын ачу зур этәргеч булыр иде, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Яклар күп кенә юнәлешләр буенча Татарстан белән Бәһрәйн арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20