Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.04.2015

Татарстан аграр делегациясе V Халыкара ветеринар конгресста катнаша

Татарстан аграр делегациясе "Бердәм дөнья - бердәм сәламәтлек" дигән V Халыкара ветеринар конгресста катнаша, ул Мәскәүдә уза. Фәнни форум кысаларында терлек азыгы җитештерү, генетика һәм селекция өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр каралачак, дип хәбәр ителгән ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе рәсми сайтында.

ТР аграр делегациясе составына ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хасаметдинов, аның урынбасары Айрат Гәрәев, район дәүләт ветеринар берләшмә җитәкчеләре кергән. Конгресста барлыгы 20 ил вәкилләре катнаша.

Конгресс кысаларында ниятләнгән төгәрәк өстәлләр хайваннар арасында таралган кайбер авыруларны бетерү проблемаларына, терлек азыгы җитештерү һәм селекция өлкәсендәге соңгы казанышларга багышланачак. Аквакультурага багышланган түгәрәк өстәл дә оештырыла.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20