Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.02.2016

«Татарстан» агрофирмасында бөртекле культураларның 14 сортын чәчәләр

ТР Биектау районы “Татарстан” агрофирмасы ҖЧҖ ндә бөртекле һәм кузаклы культураларның 14 сортын чәчәләр. Авыл хуҗалыгы предприятиесе үзен тулысынча югары продуктлы сортлар белән тәэмин итә һәм орлык сатудан керем ала. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Татарстанның элиталы сортлары” ассоциациясендә белдерделәр.
Узган ел агрофирмада бөртекле культуралар уңышы гектарыннан 28,4 центнер, шул ук вакытта район буенча уртача 25,5 центнер тәшкил иткән.
“Татарстан” агрофирмасы бәрәңге үстерү буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән. Кырларны продуктлыгы гектарыннан 239 центнер тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: район буенча һәр гектардан уртача 209 центнер бәрәңге алынган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20