Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.04.2016

Татарстан агрономнары өчен язгы чәчүгә багышланган онлайн-семинарлар үткәрелә

15 апрельдә 14.00 сәгатьтә «2016 елгы язгы чәчү эшләрен уздыру үзенчәлекләре» темасына онлайн-семинар үткәрелә. Анда кырларда дым каплату, язгы бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар чәчү үзенчәлекләре буенча фикер алышу булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге чарада катнашу өчен http://consult.kazgau.ru/ сылтамасы буенча КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтына керергә кирәк.  

Семинар барышында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җавап бирәчәк.  

Булачак онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru электрон адреска алдан җибәрергә дә мөмкин. Аларга җавапларны турыдан-туры семинар вакытында алырга була. Сорауларны шулай ук чара барган вакытта сайтта да бирергә мөмкин булачак.  

Ведомство искәрткәнчә, төрле темаларга багышланган мондый семинарлар һәр җомгада агымдагы елның сентябрь ахырына кадәр үткәреләчәк.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20