Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2016

Татарстан агросәнәгать комплексына энергияне аз сарыф итә торган технологияләр кертелә

 Татарстан авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә үсемлекчелектә һәм терлекчелектә энергияне аз сарыф итә торган технологияләр актив рәвештә куллануга кертелә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә республика агросәнәгать комплексында энергия куәте көчле булган 2 меңнән артык заманча трактор һәм 600ләп чәчү комплексы, 1,2 мең күпфункцияле туфрак эшкәртү агрегаты, 3,4 мең ашлык җыю комбайны һәм 1 меңгә якын азык җыю комбайны, 1,2 меңнән артык заманча сыер саву җайланмалары, 1,3 меңнән артык ябык типтагы сөт суыткычлар һәм 500 мобиль азык өләшү аппараты кулланыла.

Үсемлекчелек тармагының 60 процетында (1,8 млн. га мәйданда) энергияне аз сарыф итә торган технологияләр гамәлгә кертелгән һәм савым сыерларның 74 проценты заманча саву аппаратлары белән тәэмин итеп булган.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан заманча, энергияне аз тота торган, югары җитештерүчәнлекле техника һәм җайланмалар сатып алуга ярдәм итү максатында 2014 елдан «2014-2015 елларга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын техник җиһазлау» программасы гамәлгә ашырыла. Анда техника сатып алу чыгымнарының бер өлешен «60х40» схемасы буенча кире кайтару өчен Татарстан бюджетыннан ел саен 2 млрд сум акча бүлеп бирү каралган.

Бу программаны гамәлгә ашыру энергия сакланышын арттырырга, авыл хуҗалыгы җитештерүенә күпфункцияле, берьюлы 5-6 операция башкара торган һәм хезмәт җитештерүчәнлеген 2-3 мәртәбәгә арттыра торган куәтле машиналарны куллануга кертүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. 2015 елда 2,6 меңгә якын авыл хуҗалыгы техникасы, шул исәптән 297 трактор, 161 ашлык җыю һәм 48 азык җыю комбайны, 40 чәчү комплексы, 146 чәчкеч, 125 автомобиль, 870 берәмлек терлекчек җайланмасы сатып алынган.

Техника аеруча Актаныш, Арча, Әлки, Алексеевск, Балтач, Буа, Бөгелмә һәм Тәтеш муниципаль районнарында актив сатып алынган.

Республиканың кайбер районнарында техника белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе түбән, 2015 елда аларның кайберләрендә авыл хуҗалыгы машиналары паркы бөтенләй яңартылмаган.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20