Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.03.2016

Татарстан авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасы кысаларында 118,4 млн сум алачак

Татарстан авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасы кысаларында 118,4 млн сум алачак Татарстан Республикасына авыл хуҗалыгы кооперативларына грант өчен 58,9 млн сум һәм федераль бюджеттан гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә тагын 29,5 млн сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген РФ Хөкүмәте карарында белдерелә.

Документлар буенча 2016 елда федераль бюджеттан Федерациянең 42 субъектына 900 млн сум күләмендә субсидияләр авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грант бирү өчен билгеләнгән. Икенче карар буенча 2016 елда федераль бюджеттан 74 субъектка гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грант чыгымнарын финанслау өчен 3,47 млрд сум күләмендә субсидияләр билгеләнгән.
Субсидияләр 2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү буенча дәүләт программасы кысаларында бирелә.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20