Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.04.2016

Татарстан башка төбәкләрдән хәйриячелек традициясе белән аерылып тора – Рөстәм Миңнеханов

Казанның “Корстон” комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Ел хәйриячесе-2015” республика конкурсына йомгак ясалды, 6 номинация буенча 70 җиңүче бүләкләнде.

Республика башлыгы моннан 10 ел элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән хәйриячелек буенча республика советы булдырылганын һәм 2007 нче елдан бу процессның бөтен республика буенча гамәлгә кертелгәнен билгеләп узды. “Шушы вакыт эчендә конкурста 1700 тән артык кеше катнашты. Хәйриячеләр тарафыннан 23 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Хәзер ел саен бәйгедә республиканың эре компанияләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре һәм эшмәкәрләр катнаша. Бүген залга җыелган барлык хәйриячеләрне, үрнәк һәм күп балалы гаиләләрне сәламлим. Хәйрияче ул – битараф булмаган, төрле өлкәләрдә ярдәм күрсәтүче кеше. Республикада бу изге традицияне саклап калып, дәвам иттерергә кирәк”, - дип, Рөстәм Миңнеханов хәйрия эше белән шөгыльләнүчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде. Президент муниципаль шәһәр һәм район җитәкчеләренә дә рәхмәтен ирештерде. “Бу лаеклы эш. Татарстан башка төбәкләрдән шуның белән аерылып тора да инде. Барлык социаль проектларда актив катнашкан җитәкчеләргә рәхмәтлемен. Киләчәктә дә матур эшләрнең нәтиҗәләрен күрсәтер өчен шулай җыелырга насыйп булсын”, - дигән теләктә калды ул.

Республика башлыгы “Игелекле кешеләр даирәсе” (11 кеше), “Игелек юлы” (15 кеше) номинацияләрендә җиңгән эре һәм урта предприятиеләрне котлады.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Игелекле эш” номинациясендә җиңгән шәхси эшмәкәрләрне, кече бизнес эшкуарларын – барлыгы 14 кешене бүләкләде. “Хәерле көн, игелекле эшләр кылучы игелекле кешеләр дип мөрәҗәгать итәсем килә. Кайчандыр 10 ел элек туган бу идеянең бүген һәрберегезнең тормыш рәвешенә әверелде. Бүген без ниндидер проектларда катнашырга мәҗбүриләмибез, күпләр аны күңел кушуы буенча эшли. Алар Аллаһы Тәгаләдән бирелгән нык сәламәтлек, физик һәм матди куәтнең мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлеге булуын аңлый. Сез янәшәдәгеләрегезгә кыла торган игелек үзегезгә, гаиләгезгә әйләнеп кайтсын. Бәлки гомернең максаты, чыннан да, туып, уңышка ирешеп, якын кешегә ярәм итүдән гыйбарәттер”, - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы.

“Игелекле кеше” номинациясендә җиңгән 9 кешегә бүләкләрне ТРның Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итүче иҗтимагый хәйрия фонды рәисе Владимир Вавилов тапшырды.

“Игелек бүләк итүчеләр” номинациясендә җиңгән затларны хәйрия фондларын, коммерцияле булмаган оешмаларны “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бүләкләде.

“Игелекле сүз” номинациясендә җиңү яулаганнарны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова котлады. Әлеге номинациядә “Татмедиа” АҖ филиалы “Яшел Үзән” үзәге “Наш Зеленый Дол” газетасы, “Ватаным Татарстан” газетасы, “Сөембикә” журналы, Бөтенроссия ДТРК филиалы “Татарстан” ДТРК редакцияләре җиңүче булды.

Тантана музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасы күренекле хәйрияче Әсгать Галимҗанов истәлегенә видеофильм күрсәтү белән тәмамланды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20