Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.09.2015

Татарстан башкаласы Россиянең иң җырлаучы шәһәре исеме өчен көч сынашачак

Казан Россия күләмендә үтә торган караоке-марафонда катнашырга җыена. Музыкаль чараны “Самый лучший день” җырлы комедиясен иҗат итүчеләр оештыра, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Илнең иң зур 8 шәһәрендә яшәүчеләр масштаблы җыр акциясе барышында үзләренең җырлау осталыкларын күрсәтәчәк. Алар Россиянең иң җырлаучы шәһәре исеме өчен көч сынашырга һәм яңа рус фильмы финалына керәчәк иң популяр “Самый лучший день” җырына төшереләчәк музыкаль клипта катнашырга тиеш булалар. Акциядә катнашучылар үзләрен зур экраннарда 24 декабрьдә күрә алачаклар - картина киң җәмәгатьчелеккә нәкъ менә шушы вакытта тәкъдим ителә.

ТР башкаласында Казан шәһәре хакимияте ярдәме белән оештырыла торган чара караоке-эстафета 10 октябрьдә сәгать көндезге 2дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда башлана. Аннан соң чарага Волгоград һәм Краснодар халкы кушыла. Иң җырлаучы шәһәр катнашучылар саны буенча сайлап алына, һәм нәкъ менә әлеге шәһәрдә 2015 елның декабрь аенда фильмның премьерасы тәкъдим ителәчәк. Анда Дмитрий Нагиев тамашачылар белән бергә җырлар дип көтелә. Хәзерге вакытта марафонда Төмән алда бара: хорда 975 кеше катнашкан. Һәр шәһәрдә дә караоке-марафон бик зур бәйрәм рәвешендә үтә. Чараны популяр “Боня и Кузьмич” дуэты алып бара.

Караоке-марафонда катнашу өчен теләге булган һәр кешегә karaoke@bazelevs.ru электрон адресына – үзең яшәгән шәһәр исеме, исем, фамилия һәм элемтә өчен телефон номеры күрсәтелгән гариза юлларга кирәк.

Караоке-марафон “Горько!” кинохитын иҗат итүчеләр – продюсер Тимур Бекмамбетов һәм режиссер Жора Крыжовников тарафыннан оештырыла. Проект төп рольләрне рус киносы йолдызлары – Михаил Боярский, Инна Чурикова, Дмитрий Нагиев, Елена Яковлева, Юлия Александрова, Валентина Мазунина һәм Сергей Лавыгин башкарган “Самый лучший день” караоке-комедиясе чыгуга багышлана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20