Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.08.2016

Татарстан башкаласында өченче тапкыр “Kazan City Racing” автошоу уздырылды

Татарстан башкаласында өченче тапкыр “Kazan City Racing” автошоу уздырылдыТР Президенты экстрим-шоуның шәрәфле кунагы булды, анда ул катнашучыларның автомобильләр күргәзмәсен тамаша кылды

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бүген Татарстан башкаласының Меңьеллык мәйданында өченче тапкыр “Kazan City Racing” автошоу үткәрелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов анда катнашучыларның автомобильләр күргәзмәсен тамаша кылды, аннары экстрим-шоуда аларның чыгышларын карады.


Күргәзмәне караганда республика башлыгы Чаллының легендар “КАМАЗ-мастер” командасы стендында тоткарланып, “зәңгәр армада” командасы белән фотосурәткә төште. Аннары танылган спортчыларның чыгышлары башланган узыш трегына юл алды.

Каскадерлардан беренче булып “Nissan 350Z” руленда Терри Грант белән “Kawasaki” мотоциклында Ли Бауэрс чыкты. Икесе дә Бөекбританиянең танылган профессиональ спротчылары – аерым да, бергә дә трюклар ясап, күп санлы бүләкләр иясе һәм рекордлар авторы алар. Бигрәк тә икесенең әйләнә буенча бер-берсенә якын арада һәм кечкенә радиуста хәрәкәт итүләре, Ли Бауэрсның мотоциклның ал тәгәрмәчен югары күтәреп, барышлый аягын машина канатына куюы зур кызыксыну уятты. Бауэрс шулай ук барган килеш “Kawasaki”ның әле рулена, әле бензин багына утырып, төрле трюклар ясады, Терри Грант исә "Nissan”ны даими әйләнеп торырга мәҗбүр итеп, үзе машина түбәсенә менде яки җирә төшеп, янәшәсеннән атлады.

Бөекбританиялеләр артыннан трекка “КАМАЗ-мастер”ның иске һәм яңа үрнәктәге 2 машинасы чыкты. “Дакар” раллиенда җиңгән Айрат Мәрдиев белән Эдуард Николаев гаять зур тизлектә борылып, әйләнеп үтеп, күп тонналы йөк машинасы белән идарә итү осталыгын күрсәтте.

Legend Stant Team һәм Fail Crew (икесе дә Россиянеке) мотоцикллар, автомобильләр белән идарә итү осталыгын күрсәтте. Алар да югары тизлектә күп санлы трюклар ясады. “Россия Дрифт Альянсы”ннан Максим Твардовский, Тарас Шатов идарә итеп була торган дрифтта осталыклары белән гаҗәпләндерде.

Бүгенге экстрим-шоуда Татарстанның танылган автоузышчысы Тимур Тимерҗанов та күрсәтмә чыгышлары белән катнашты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20