Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.11.2015

Татарстан башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасы бәйрәмен киң күләмле Хач йөреше белән билгеләп үттеләр

Татарстан башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасы бәйрәмен киң күләмле Хач йөреше белән билгеләп үттеләрПравославиелеләр Казан Мәрьям Ана иконасы пәйда булуын бәйрәм итә. Казанда вакыйганы тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр - Казан Кремленең Благовещение соборында башланган бәйрәм литургиясе Казан Богородица монастырена Хач йөреше белән тәмамланды.

Православие бәйрәме Казан Мәрьям Ана иконасының пәйда булуы 1612 елда Мәскәүне поляклардан азат итү уңаеннан билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне белән туры килә. Патриарх Ермоген өндәмәсе буенча халык Ватан сагына полякларга каршы чыккан. Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин ополчениесенә Казаннан Пресвятая Богородица дип йөртелгән шушы икона җибәрелгән. Бөтен халык һәм ополчение 3 көн ураза тотып, догалар белән ярдәм сораган. Нәтиҗәдә, поляклар бирелгән. Шушы вакыйга уңаеннан, 4 ноябрьдә ел да Мәрьям Ана иконасы тотып Хач йөреше оештырыла.

Меңләгән казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары бүгенге иртәне Казан Кремленең Благовещение соборында бәйрәм литургиясе белән каршы алды. Барлык православиеләр өчен истәлекле бәйрәмне Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җитәкләде.

Владыка Феофан бәйрәм литургиясеннән соң Казан Мәрьям Ана иконасы каршында дога, аннары дин тотучыларга вәгазь укыды. Архипастырь бирегә җыелучыларга Казан Мәрьям Ана иконасы пәйда булуы бәйрәменең тарихы һәм мәгънәсен бәян итте һәм православие диненә ышануларын сакларга чакырды.

Аннары традицион Хач йөреше узды, анда берничә мең кеше катнашты. Хач йөреше Бауман, Зур Кызыл, Батурин урамнары буйлап узды. Колонна йөзләгән метрга сузылды. Ул Казанның Богородица ир-атлар монастыренда, Крестовоздвижение храмында тәмамланды, Мәрьям Ана иконасы шунда китерелде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20