Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2015

Татарстан башкаласында Мәрьям-Ана Казан иконасы хөрмәтенә хач йөреше булды

Татарстан башкаласында Мәрьям-Ана Казан иконасы хөрмәтенә хач йөреше булды  Бүген, Казанда Мәрьям-Ана иконасы күренү-пәйда булу көнендә, Татарстан шәһәрләрендә бәйрәм гыйбадәтләре узды. Традиция буенча төп чаралар Казанда оештырылган иде.

Бәйрәм хөрмәтенә төп гыйбадәт бүген иртән Казан Кремленең Благовещение соборында кылынды. Гыйбадәтне  Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җитәкләде. Тантаналарның куркынычсызлыгын җирле полиция тәэмин итте.

Гыйбадәт кылу тәмамлангач, православие дине вәкилләре  Мәрьян-Ана Казан иконасы пәйда булган урынга хач йөреше уздырды. Гомумшәһәр хач йөрешендә төрле яшьтәге православиеле диндарлар катнашты, күпләре кулларында Изге-ана иконасын тоткан иде. "Бу правосливие христианнары өчен зур бәйрәм", - дип сөйләде хач йөрешендә катнашучыларның берсе Елена Глухова.

Хач йөрешендә катнашучылар "Кремль" метро станциясенә керү юлы яныннан Казан Кремле территориясеннән, Бауман, Батурин, Зур Кызыл урамнары буенча узды. Казан Богородица ир-атлар монастыренда Крестовоздвижение соборында  соңгы пункт булды. XVI гасырда нәкъ аның территориясендә икона табылган санала.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20