Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2015

Татарстан башкаласында реконструкцияләнгән “Молодежный” скверы тәкъдим ителде

Татарстан башкаласында реконструкцияләнгән “Молодежный” скверы тәкъдим ителде Казанда реконструкцияләнгән“Молодежный" скверы (Декабристлар ур, 1) ачылды. Биредә осталык дәресләре үткәрелде, концерт булды.

Башкарылган эшләр белән ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов танышты, аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов һ.б. рәсми даирә озата йөрде.

Скверны яңарту эшләре химаячылар исәбенә (25 млн сум тирәсе) башкарылды, реконструкцияләүдә инвестор буларак “Ак Барс” банкы ГАҖ катнашты, төзелеш эшләрен «АК БАРС Строй» ҖЧҖ башкарды. Парклар һәм скверларны реконструкцияләү елы кысаларында Казанда скверны реконструкцияләү проекты Мәскәү проектантлары тарафыннан эшләнгән.

Хәзерге вакытта “Молодежный” скверы Европа тибындагы ачык киңлектән гыйбарәт, ул шәһәр халкына аның аша үтеп йөрүдә уңайлы һәм эстетик маршрут санала, табигый чәчәклек ел фасылларына бәйле үзгәрешләрен күзәтү мөмкинлеге бирә. Сквер биләмәләре 2 зонага бүленә: үзәк өлештәге күргәзмә мәйданчыгы һәм ял итеп йөри торган юллар һәм күзләрне иркәләрлек калкулыклы чәчәклекләр. Сквер үзәге бетон плитәдән булып, анда арт-объектлар урнаштыру күздә тотыла. Моннан тыш, җәйге террассалы күп функцияле павильон булдырылачак. Хәзергә бетон плитә куелган, юллар асфальтланган, җәяүлеләр юлларына вакланган гранит ташы түшәлгән. Комплекслы яшелләндерү кысаларында биредә чәчәкләр, куаклар һәм зур үскәр агачлар утыртылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20