Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.03.2015

Татарстан белән Кострома хезмәттәшлекнең яңа этабына күчә

Татарстан белән Кострома өлкәсендә үзара багланышлар тарихы Советлардан соңгы чорда — 1996 елдан башлана. Ул чакта регионнар арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынган.

— Бу еллар эчендә күп нәрсәләр үзгәрде, әмма безнең икътисад сегментларында уртак юнәлешләребез күп, — дип ассызыкдлады Рөстәм Миңнеханов.

2013 ел йомгаклары буенча Татарстан белән Кострома өлкәсе арасында товар әйләнеше 2,5 млрд. сум тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу — мондый ике сәнәгать регионы өчен түбән күрсәткеч.

 — Бездә машина төзелеше, азык-төлек сәнәгате, нефть химиясе комплексы алга киткән. Сез үз чиратыгызда ювелир әйберләр, корыч торбалар һәм автомобиль краннары җитештерәсез, — дип белдерде Татарстан Президенты.


Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсе губернаторына Кострома мемориаль мәчетен төзүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты ассызыклаганча, хәзер мәчеттә традицион ислам кануннарын үтәүне генә саклап каласы бар, бу мәчет төрле диннәр арасындагы дуслыкны чагылдыра.

Сергей Ситников әйтүенчә, бүген Кострома өлкәсе делегациясе әгъзалары республиканың бик күп кенә сәнәгать объектларында, шул исәптән «КАПО-Композит» һәм «КАИ-Лазер» җәмгыятьләрендәдә булган, «КАМАЗ» берләшмәсенә дә барачаклар.

— Бездә автомобиль краннары җитештерелә. Төп комплектлаучылар Чаллыдан килә. Шуңа күрә «КАМАЗ» белән мөнәсәбәтләребез яхшы, — дип белдерде Кострома өлкәсе губернаторы.

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Ситников Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салдылар, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20