Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2015

Татарстан белән Маниса провинциясе арасындагы багланышларны да үстерергә кирәк - ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы

Татарстан белән Маниса провинциясе арасындагы багланышларны да үстерергә кирәк - ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Төркиянең Маниса провинциясе губернаторы Эрдоган Бекташ белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Эрдоган Бекташ киләчәк үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов губернаторга кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм бу төбәктәге сәнәгать һәм индустриаль зоналар үсеше белән яхшы таныш булуын әйтте. "Россия Федерациясе белән Төркия Республикасы арасындагы тыгыз хезмәттәшлек кысаларында Татарстан белән Маниса провинциясе арасындагы багланышларны да үстерергә кирәк", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төбәкләр арасындагы эшлекле хезмәттәшлекне үстерү өчен юнәлешләр күп. Бигрәк тә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы махсус сәнәгать һәм икътисад зоналарын оештыру мәсьәләләрен атады.
Маниса провинциясе губернаторы Татарстанның эре инвесторларны җәлеп итүдәге эшчәнлеген билгеләп үтте. "Алабуга" МИЗ Төркия эшкуарлары өчен перспектив мәйданчык, диде ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20