Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.09.2015

Татарстан белән Словения арасындагы хезмәттәшлек өчен перспективалы юнәлешләр күп - Миңнеханов

Татарстан белән Словения арасындагы хезмәттәшлек өчен перспективалы юнәлешләр күп - МиңнехановТатарстан белән Словениягә мәдәният, мәгариф, туризм һәм спорт өлкәсендә элемтәләрне ныгыту зарур. Бу хакта кичә кич Казан Кремлендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец белән очрашуда белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Карл Эрьявецка һәм Россия элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка Казанда Россия - Словения Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия XII утырышын үткәрүләре өчен һәм, шулай ук,  ил җитәкчелегенә Россия белән Словения арасындагы уңай мөнәсәбәтләр һәм Татарстан өчен бу элемтәләрдә актив катнашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде.

"Хөкүмәтара комиссия утырышын үткәрү безнең мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен сизелерлек үзгәртергә тиеш, моның өчен барлык шартлар да бар. Бу мәйданчыкны элемтәләрне җайга салу өчен кулланырга тырышачакбыз", - диде ул һәм имзаланган хезмәттәшлек турындагы меморандум уртак эшне активлаштыра, дип өстәде.

Шул ук вакытта ул республикалар арасында элемтәләр җайга салынган, әмма хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күбрәк, дип белдерде. Аерым алганда, машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, агросәнәгать, төзелеш, энергия саклау, азык-төлек, сәламәтлек саклау, фармацевтика һ.б. "Мондый юнәлешләрне күп атарга була һәм алар барысы да перспективалы. Шул ук вакытта мәдәният, мәгариф, туризм, әлбәттә, спорт өлкәләрендә дә элемтәләрне ныгыту зарур. Татарстанда спорт объектлары күп, без халыкара спорт ярышлары үткәрдек һәм якындагы елларда да ярышлар көтелә", - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Словениягә декабрьдәге визитында нәтиҗәле очрашулар узды, шул исәптән Словения компанияләре вәкилләре белән, дип искәртте.

Үз чиратында, Карл Эрьявец Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты сайлауларында тавыш бирүнең искиткеч нәтиҗәләре белән котлады һәм Хөкүмәтара комиссия утырышын Казанда үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

"Декабрьдә Татарстан вәкилләрен кабул иттек, алар төбәктәге мәдәни һәм икътисадый мөмкинлекләрне тәкъдим итте. Словения компанияләр Татарстанда авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башка тармакларда эшли. Комиссия эше кысаларында бу хакта җентекләп сөйләшә алырбыз дип уйлыйм", - диде ул.

Ул шулай ук хезмәтттәшлек турындагы меморандум икътисад өлкәсендә генә түгел, ә мәдәният, фән, мәгариф, студентлар һәм профессор-укытучылар алмашу буенча да хезмәттәшлекне үстерү өчен нигез салды, дип өстәде ул.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20