Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
19.04.2017

«Татарстан без коррупции» Пенсия фондының льготалы исемлегенә кемнәр керүен ачыклый

Чәршәмбе студия кунаклары «Татарстан без коррупции» тапшыруы авторы һәм алып баручысы Гөлнара Тимуршина белән бергә үткен һәм күпләрне борчыган иҗтимагый сорауларга җавап эзлиләр: киләчәк пенсия акчасы өчен борчылырга кирәкме һәм конвертта хезмәт хакын түләү очракларыннан ничек сакланырга? Өстәлмәләр турында нәрсә белү таләп ителә? Нинди категорияле гражданнар пенсия фондының льготалы исемлегенә керә? Якын арада чираттагы пенсия реформаларын көтәргәме?

Чираттагы «Татарстан без коррупции» программасы соңгы вакытларда бик актуаль һәм популяр саналган темага – Рәсәй гражданнарының пенсия тәэмин ителеше мәсьәләсенә корыла.

Кеше яшь булганда, дәүләтнең олыларга ярдәме, ягъни пенсияләр аны бик борчымый. Тик пенсия яше якынлашу белән һәркемгә нинди пенсия алачагы кызык була башлый. Тәэмин ителешле картлык темасы иң үткен һәм борчулы темаларның берсенә әверелде,” - дип Гөлнара Тимуршина үз программасына нинди тема сайлавын аңлатты.

Студиягә тамашачылар белән ачык әңгәмә алып бару өчен Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Руслан Гатин, Рәсәй Федерациясе Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесенең урынбасары Елена Полякова чакырылган. Исегезгә төшерәбез, «Татарстан без коррупции» программасы туры эфирда бара һәм теге яки бу борчыган сорауларыгызга белгеч җавабын тапшыру барышында ук алырга мөмкин.

«Татарстан без коррупции» программасын бүген, 19 нчы апрельдә,  "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында 17:40 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин