Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2017

Татарстан блогерларга иң дустанә мөнәсәбәт күрсәтүче төбәк булып табылган

Россия блогерларын тикшерү агентлыгы, блог өлкәсендә Россиянең 85 төбәгенең активлыгын анализлагач, Татарстан илнең blogger-friendly төбәге булып саналуын белдерде. Бу хакта агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

2016 ел мәгълүматлары буенча, агентлык төбәк, компания, шоу-бизнес һәм дәүләт җитәкчеләре рейтингын төзегән. Нәтиҗәләр буенча, социаль активлык күрсәткән югары коэфициентлы төбәк дәүләт җитәкчесе бишлегенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кергән, ә Татарстан Республикасы Россия блогерларына иң дустанә мөнәсәбәт күрсәтүче булып табылган.

Мондый нәтиҗәгә Татарстан Президентының социаль челтәрләрдәге активлыгы һәм тәбәк, башкала исеме хештэгларының популярлыгы, шулай ук блогерлар катнашында узган чаралар саны йогынты ясаган.

Татарстаннан соң блогерларга иң дустанә мөнәсәбәт күрсәтүче булып Мәскәү төбәге, Чечня Республикасы, Новгород төбәге һәм Ингушетия аталган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера