Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.06.2015

Татарстан Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көненә кушыла

26 июньдә Татарстан Россия Юристлар ассоциацтясе тарафыннан игълан ителгән Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көненә кушыла.

Республикада бу көнне халыкка бушлай юридик ярдәм РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсе, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе, ТР Җәмәгать палатасы кабул итү бүлмәсе, Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, "Бердәм Россия" партиясенең  район (шәһәр) иҗтимагый кабул итү бүлмәләре, шулай ук Россия Юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлегенең Казан, Әлмәт һәм Бөгелмәдәге  халыкка бушлай юридик күрсәтү үзәкләре - барлыгы 57 пунктта эш көне дәвамында күрсәтеләчәк.

Казанда 9.00дән 17.00гә, башка район һәм шәһәрләрдә 8.00дән алып 16.00гә кадәр юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Консультанталар сыйфатында, элеккеге кебек үк, ТР Юстиция министрлыгы, ТР прокуратурасы, ТР Конституция суды аппараты, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәте, адвокат, натариус, Россия Юристлар ассоциациясе әгъзалары катнашачак.

Барлык катнашучылар белән дә килештерелгән кизүлек графигы, шулай ук кабул итү пунктлары һәм бушлай консультация бирү үзәкләренең адреслары, аларның телефон номерлары 19 июньнән соң ТР Юстиция министрлыгы сайтында "Россия Юристлар ассоциациясе" бүлегендә http://minjust.tatarstan.ru/rus/assocjurist.htm адресы буенча  һәм Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегенең alrf16.ru сайтында урнаштырылачак, дип хәбәр итә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге.

Тулырак мәгълүматны (843) 223-07-83 телефонына шалтыратып белергә була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20