Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.01.2015

Татарстан буенча Тикшерү идарәсе коллегия утырышын уздыра

 Бүген РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышын уздыра. Чара Казанның "Корстон" комплексында уза. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм башкалар катнаша.

  Төп доклад белән тикшерү идарәсе җитәчесе Павел Николаев хисап тота. Ул ведомствоның төрле юнәлештәге эшчәнлек күрсәткечләренә күзәтү ясый.    Тикшерү идарәсе тарафыннан җәзаның котылгысызлыгы принцибын гамәлгә ашыру, элекке елларда кылынган җинаятьләрне ачыклау буенча эзлекле максатчан эш алып барыла. 2014 нче елда шундый 262 җинаять ачыкланган, бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 10 процентка артык. Кискен һәм аеруча кискен  саналган 132 җинаятьне кылуда гаепле затлар ачыкланган, шул исәптән 33 үтерү һәм сәламәтлеккә авыр зыян салу белән бәйле 9 факт.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20