Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2016

Татарстан бюджетыннан Казан ишегалларын ремонтлауга елына 500 млн сум акча бүленгән

 Быел Казандагы ишегалды территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны норматив хәлгә китерү өчен Татарстан бюджетыннан 500 млн сум акча бүленгән. Бүген бу хакта шәһәр мэриясендә узган "эшлекле дүшәмбе"дә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

"234 ишегалды һәм 22 квартал эчендәге юлны тәртипкә китерү ниятләнгән. Тулы исемлек җирле үзидарә органнарының рәсми порталында урнаштырылган. Ремонтның гомуми мәйданы 240 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Барлыгы 3 меңнән артык парковка урыны булдырылачак", - диде ул.

Аның сүзләренчә, асфальт-бетон юл өслеген ремонтлау белән беррәттән, балалар уен комплексларын ясау өчен мәйданчыкларны асфальтлау, юлларны киңәйтү һәм машина кую "кесәләрен" төзекләндерү каралган. Хәзер 80 объектта эшләр алып барыла. Программа тормышка ашырылгач, 80 меңнән артык кеше уңай нәтиҗәне тоячак. 2011 елдан башлап башкарылган эшләрне истә тотып, барлыгы 1445 ишегалды территориясен төзекләндерәчәк  -  бу капиталь ремонт таләп ителгән яртысы дигән сүз.

Казан мэры Илсур Метшин бу күрсәткечнең 48 процентка тәңгәл булуын аныклап үтте. "Бәлки күпмедер җыелган акчалары булган идарәче компанияләр хисабына да ремонтлап булыр.Без бу хакта бары хыяллана гына алдык. Бу халык бик көткән программаларның берсе", - диде Метшин. Ул ассызыклаганча, программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән тормышка ашырыла, хәтта кризис шартларында да туктатылмады.

Шәһәр башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, быел идарәче компанияләр хисабына биш ишегалды мәйданчыгы төзекләндереләчәк: Лаврентьев урамындагы 20,22 йортлар, Җиңү проспекты - 56, 58, 60 йортлар, Завойский урамындагы 16, 18, 20 йортлар, Коләхмәтов урамындагы 25 һәм Зур Урам, 8 һәм 10 йорт адреслары буенча. Урыннарда комплекслы төзекләндерү эшләре башкарылачак - спорт мәйданчыклары, эскәмияләр, чүп савытлары, кече архитектура формалар, балалар өчен уен зоналары ясала.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20