Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.11.2017

Татарстан чаңгычысы Хакасия Кубогына 15 чакрым узышта җиңүче булды

Татарстан чаңгычысы Артем Николаев Хакасия Кубогына 15 чакрымга шәхси узышта ирекле стильдә җиңүче булды. Татарстанның тагын бер вәкиле — Егор Казаринов беренче унлыкны төгәлләде. Бу хакта Татарстан чаңгы ярышлары федерациясе вәкиле хәбәр итте.

Николаев дистанцияне 33 минут 30,5 секундта якындагы көндәшен 10 секундка артта калдырып узды. Икенче булып, Ханты-Мансийск автономлы округыннан Сергей Турышев, өченче урында Комидан Станислав Волженцев булды. Татарстанлы Егор Казаринов 58,6 секундка калышып, унынчы урынны яулады.

Хатын-кызлар арасында 10 чакрымга шәхси узышта ирекле стильдә татарстанлылар призлы өчлеккә керә алмаган. Җиңүне Калугадан Дарья Сторожилова яулаган. Татарстанның ике вәкиле — Диләрә Сабирҗанова бишенче (+46,7 сек), Мария Давыденкова сигезенче (+51,5 сек.) урынны яулап, беренче унлыкка кергән.

Хакасия Кубогы чаңгы ярышлары Европа Көнчыгыш кубогының I этабы булып тора һәм ул һәр елны үткәрелә.

Турнирда Россиянең меңнән артык көчле чаңгычысы көч сынаша, алар арасында Россия хатын-кызлар җыелмасы һәм илнең яшьләр командасы бар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!