Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.12.2015

Татарстан өчен туризм чып-чын мөстәкыйль тармакка әверелде – ТР Премьер-министры

Татарстан өчен туризм чып-чын мөстәкыйль тармакка әверелде – ТР Премьер-министры Казан ратушасында Татарстанның туризм өлкәсе алдынгылары хөрмәтләнде. “Туризм – XXI гасыр” XV республикакүләм конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасындаТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Чарада туриндустрия предприятиеләре, туризм өлкәсендә белем бирә торган уку йортлары, туризм инфраструктурасы оешмалары вәкилләре катнашты.

Хөкүмәт җитәкчесе туризм тармагы белгечләрен Татарстан Президенты, Хөкүмәте исеменнән сәламләп, быел республиканың туризм өлкәсе чын мәгънәсендә зур алгарышка ирешүен ассызыклады. “Татарстанга килүче күп кенә кешеләр нефть химиясе, машина төзелеше алга киткән республика ничек шулай кинәт туризмга шундый игътибар бирә башлады дип кызыксына, - дип белдерде Илдар Халиков һәм, 2015 нче ел нәтиҗәсе буенча, 2,5 млн турист, ә Казанда шуның 2 млн ы теркәлгәнен билгеләп үтте. Ул бу санның Россия Федерациясе шәһәрләреннән генә түгел, күп кенә илләрдән партнерларны шаккатыруын әйтте. - Монда сезнең казанышыгыз зур, шуңа күрә без бүген тагын да зуррак шатлык белән конкурска йомгак ясыйбыз”.

Илдар Халиков Татарстан өчен туризмның чын мөстәкыйль тармакка әверелүен ассызыклады. Аңа Татарстаннан һәм читтән дә партнерлар инвестицияләр кертә, ди ул. “Әлбәттә, 2013 нче елгы Универсиада һәм Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты Татарстанга һәм аның башкаласы Казанга зур танылу, популярлык һәм туристлар агымын бирде, - диде Премьер-министр. Аның әйтүенчә, бүген күрше төбәктә яшәүчеләр бирегә күпләп килә. - Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре башлана, без янә тукталышларда читтән килгән туристик автобусларны күрәчәкбез”, - дип белдерде И. Халиков.

Алга таба бүләкләү тантанасы башланды. “Ел турфирмасы” номинациясендә эчке туризм буенча Казанның “Волжские путешествия+” ҖЧҖ туроператоры, читтән керү туризмы буенча Казанның “Алена” ҖЧҖ җиңү яулады

“Ел персонасы” номинациясендә, туризм үсешенә керткән өлеше өчен, “Казан экскурсоводлары гильдиясе” оешмасы рәисе Татьяна Ионченкова бүләкләнде.

“Ел маршруты” номинациясендә җиңүчеләр бүлекләр буенча бүләкләнде. “Авыл туризмы маршруты” юнәлешендә “Авыл традицияләре” маршрутына (Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы) тиңнәр табылмады.

“Сәнәгать туризмы маршруты” номинациясендә “Кукмара – осталар төбәге” маршруты җиңде (“Трэвэл-Эндвок” ҖЧҖ, Казан), “Этнотуризм маршруты” номинациясендә “Казан түбәтәе” маршруты (“Алена” ҖЧҖ, Казан) җиңеп чыккан.

“Төбәкара туристик маршрут” юнәлешендә "Өч башкала, өч республика" (“Три столицы, три республики”) маршруты иң яхшысы булган (“Алена» ҖЧҖ, Казан).

“Мәдәни-танып белү” юнәлешендә "Хәзинә эзләп" (“В поисках клада”) маршрутына өстенлек бирелгән (Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы) . “Сәламәтләндерү туризмы маршруты” номинациясендә “Велофизра” махсус проекты җиңүгә лаек булган (ИП Гиматдинов Руслан (“СТАНЦИЯ ТУРИЗМА ГОРА»), Лениногорск шәһәре).

«Гастрономик туристик маршрут» юнәлешендә җиңүче – "Кунакчыл Казан "(“Гостеприимная Казань”) кулинария туры («Персона Грата» ҖЧҖ, Казан).

“Ел ачышы” номинациясендә Казанда Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының 33 нче финалын оештыру комитеты бүләкләнде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20