Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.04.2015

Татарстан чит ил массакүләм мәгълүмат чараларында Россиянең иң популяр төбәге дип танылган

Татарстан чит ил массакүләм мәгълүмат чараларында Россиянең иң популяр төбәге дип танылган 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан чит ил массакүләм мәгълүмат чараларында Россия төбәкләре рейтингын җитәкли. 2013 ел белән чагыштырганда, рейтингта республика 6 баскычка күтәрелгән.

Россия Федерациясе төбәкләренең әйдәп баручы инглиз телендәге ММЧ тарафыннан кабул ителеше буенча тикшеренүләрне «Смыслография» аналитик агентлыгы һәм "Dow Jones" компаниясе әзерләгән. Агентлык тарафыннан эшләнгән методикага «The Wall Street Journal», «Dow Jones Newswire», «The Economist», «The Guardian», «Washington Post» һ.б. басмалар кебек әйдәп баручы инглиз телендәге массакүләм мәгълүмат чараларында Россия субъектларын искә алу саны һәм сыйфаты керә.

Рейтингта икенче урында Пермь крае булса, өченче – Сахалин өлкәсе. Россия төбәкләре унлыгын Приморье һәм Краснодар крае төгәлли. Бу исемлектә Санкт–Петербург бары тик 16 нчы урынны гына били.

Тикшеренүләр агентлыгында белдерүләренчә, Мәскәү гомум рейтингка кертелмәгән, чөнки аны РФ нең башка субъектлары белән чагыштыру урынсыз, дип табылган. Шулай ук рейтингка, алдагы ел базасы булмау сәбәпле, Кырым Республикасы һәм Севастополь дә кертелмәгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20