Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.02.2016

Татарстан делегациясе Мәскәүдә «Бердәм Россия” партиясенең XV съездында катнаша

Татарстан делегациясе Мәскәүдә «Бердәм Россия” партиясенең XV съездында катнаша. Беренче көнне Дәүләт Думасына сайлауларда беренчел тавыш бирү нигезләмәсе турында фикер алышудан тыш, мәгариф, авыл хуҗалыгы, бюджет һәм салым сәясәте, сәламәтлек, транспорт, мәдәният проблемаларына да игътибар бирергә ниятлиләр, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” БСП ТТБ мәгълүмат үзәге.
Россия партия съездында Татарстаннан 33 делегат катнаша. аларның барысы да диярлек республика районнарыннан “БР” беренчел оешмалары секретарьлары. Делегацияне “Бердәм Россия” БСП ТТБ секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.
“Татарстан барлык дискуссия мәйданчыкларында да тәкъдим ителәчәк. Әмма бер үк вакытта барысында да катнашу мөмкинлеге булмау кызганыч, анда шулкадәр кызыклы, актуаль темалар яктыртылачак”, - дип сөйләде партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев. Ул Дәүләт Думасына сайлауларда беренчел тавыш бирү турындагы нигезләмә турындагы мәйданчыкта катнашачак.
Съездның пленар утырышы 6 февральдә узачак. Анда РФ Хөкүмәте Рәисе, “Бердәм Россия” БСП рәисе Дмитрий Медведев катнаша.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20