Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.11.2017

Татарстан делегациясе Уфада умартачылар конференциясендә катнаша

Татарстан делегациясе Уфада “Пчелин” фәнни-гамәли конференциясендә катнашачак. Белгечләр Россия фәннәр академиясенең Уфа биохимия һәм генетика институты фәнни үзәгенә җыелачак.

8 - 10 декабрь көннәрендә алар әлеге тармакның актуаль проблемалары турында сөйләшәчәк һәм тәҗрибә уртаклашачак.

“Татарстан умартачылары” оешмасында хәбәр итүләренчә, конференция инде алтынчы тапкыр оештырыла. Белгечләрнең биредә һөнәрдәшләре, шулай ук бал сатучы эшмәкәрләр, тикшеренүчеләр белән фикерләшү мөмкинлеге булачак.

Чарада шулай ук сүз инновацияләрне үзләштерүдә уртак эзләнүләр турында барачак, киләчәкккә планнар билгеләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Башкортстан Республикасында “Бал авылы”н булдыру проекты әзерләнә. Ул 2021 елда “Апимондия” Бөтендөнья умартачылык конгрессын уздыру уңаеннан эшләнә. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта җиткерде, диелә "Башинформ" матбугат хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20