Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
14.09.2017

Татарстан дәүләт симфоник оркестры 52 нче концерт сезонын аншлаг белән ачты

Бүген Казанның С. Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Татарстан дәүләт симфоник оркестры 52 нче концерт сезонын аншлаг белән ачты.

Сәхнәдә «Трагическая увертюра», Оркестр белән скрипка өчен концерт һәм Иоганнес Брамсның Беренче симфониясе яңгырады. Бу кичнең солисты Дания скрипкачысы Николай Цнайдер булды.

«Николай Цнайдер танылган музыкант. Аның Казанга килергә ризалашуына бик шатмын. Николай Цнайдер Мариинск театрының чакырылган дирижеры һәм без шунда танышкан да идек», — дип сөйләде Татарстан дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский сезонга старт бирелер алдыннан узган матбугат конференциясендә.

«Биеклек инде куелды, без аны тотачакбыз», — дип билгеләп үтте маэстро.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин