Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.03.2016

Татарстан Дәүләт Советына Гагаузия делегациясе була

 Бүген Татарстан Дәүләт Советында Молодова Республикасының Гагаузия (Гагауз Ери) автоном-территориаль берәмлек делегациясе булачак. Делегацияне Гагаузия Башлыгы урынбасары Олеся Танасогло җитәкли, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Сәфәр республикада 15-17 мартта узачак Гагауз мәдәнияте кысаларында уза. Кунаклар Парламент үзәгендә булачак, Татарстан Республикасының Парламентаризмы музее белән танышачак, аннары Дәүләт Советы депутатлары белән очрашачак. Көтелгән сәфәр алга таба Гагаузия белән Татарстан арасында тыгыз хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк.

Искәртәбез: агымдагы елның февраль аенда Комрат (Гагаузия) шәһәрндә "Гагаузия 2016: Автономиянең торышы" дигән II Иҗтимагый-Сәяси Форумы узды. Форум эшендә Россия делегациясе дә катнашты. Татарстаннан ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин барды.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20