Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2016

Татарстан Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен ачык ишекләр көне үткәрелә

 ТР Дәүләт Советында парламент дәресе-2016ны оештыру һәм үткәрүдә катнашучы педагоглар өчен ачык ишекләр көне уза. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

Парламентта кунакта тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук "Парламент дәресе" дипломантларын әзерләгән укытучылар булачак

Әлеге чара "Парламент дәресе" проекты кысаларында үткәрелә. Быел әлеге дәресләр 8-13 февральдә республиканың барлык мәктәпләрендә узачак. Парламент дәресе-2016ның темасы - "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт".

Искәртеп узабыз: Татарстанда парламент дәресләре Дәүләт Советы башлангычы белән ТР Мәгариыф һәм фән министрлыгы, республиканың Белем бирүне үстерү институты катнашында 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Алар укучыларда сәяси-хокукый культура һәм актив гражданлык позициясе формалаштыруга булыша.

Ачык ишекләр көне кысаларында педагоглар республика парламентының эшчәнлеге белән танышачак, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашачак.             

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20