Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.05.2016

Татарстан эшмәкәрләре ТР Президентына сорау бирә ала

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 10 июнь көнне Казанда эшмәкәрләр белән очраша. "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында бу инде бишенче шундый очрашу.

Республика җитәкчеләренең бизнес вәкилләре белән очрашуын ТР Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Ногманов оештыра. 

2015 елның августында узган алдагы "Ачыктан-ачык сөйләшү" барышында Рөстәм Миңнехановка 30дан артык сорау бирелде. Темалар төрле булды. Ул чакта ТР Президенты: "Аралашуның мондый формасын үстерү зарур, чөнки мондый очрашуларның мәгънәсе барлыгы күренә. Мин җитәкче булгансың икән, республика яки муниципаль дәрәҗәдәме, син теләсә нинди тәнкыйтьне кабул итәргә тиеш дип бер генә тапкыр әйтмәдем. Без тыңларга тиеш. Һәм без карарлар кабул итәргә тиеш", - дип белдерде.

Тимур Ногманов, үз чиратында: "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проектының төп нәтиҗәсе - хакимият органнарының бизнеска карата мөнәсәбәте тамырдан үзгәрү. Бүген без хакимиятнең эшмәкәрләргә карата күпкә ачыграк булуын күрәбез", - дип ассызыклады.

Хәзер Татарстан бизнесы вәкилләренең  Президентка янә сорау бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яки RT@ombudsmanbiz.ru электрон адресына заявка юлларга кирәк. Шулай ук (843) 203-44-17 телефонына шалтыратып та сорау бирергә мөмкин.

Сораулар 27 майга кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә оештыручылар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20