Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.09.2016

Татарстан фармацевтика җитештерү өлкәсендә Merck компаниясе белән хезмәттәшлек итәчәк

2016 елның 12-13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре кысаларында Мерк (Merck) компаниясенең эшлекле иртәнге ашында катнашты. Очрашу Дармштадт шәһәрендә компаниянең штаб-квартирасында узды.

Татарстан Репспубликасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, компаниянең идарәсе әгъзасы, Мерк-сәламәтлек саклау бүлекчәсе генераль директоры Белен Гарийо тәкъдир итте. Ул компания тарихы турында сөйләде. Мерк (Merck) – дөньяда иң өлкән фармацевтика, химия һәм биология компанияләренең берсе. 1995 елдан фирма акционер җәмгыять буларак эшчәнлек алып бара. төркеме предприятиеләре 66 илдә эшләп килә. Хезмәткәрләренең саны 2015 елга 39 000 кеше тәшкил иткән.

Мерк (Merck) төркеме эшчәнлегенең төп юнәлешләре – югары технологияле материаллар, биофармацевтика һәм лайф-сайнс (биотехнологик тикшеренүләр уздыру, биофармацевтика препаратлары җитештерү өчен кирәкле технологияләр, инструментлар һәм материаллар).

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Мерк (Merck) компаниясе җитәкчелегенә презентация оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, аны компания үсеше динамикасы гаҗәпләндергән, аерым алганда, югары технологияләр җитештерү өчен җаваплы бүлекчәләре үсеше.

Без автомобильләр җитештерүче төбәк һәм сез җитештергән материаллар безнең өчен кызыклы, диде Татарстан Республикасы Президенты. Шулай ук безне фармацевтика юнәлеше дә кызыксындыра, Россия базары бик зур, барлык бу юнәлешләр перспективалы диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты төрле юнәлешләрдәге хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде. Без сезне инфраструктура белән дә, кадрлар белән дә тәэмин итәргә әзер диде ул. Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов «Татхимфармпрепараты" АҖ белән бергәләп дару препаратлары җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек юнәлешләрен эшләрлек уртак эш төркеме төзергә йөкләде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20