Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.12.2015

Татарстан галимнәре дөньякүләм фәнни бергәлектә танылган – ТР Президенты

Татарстан галимнәре дөньякүләм фәнни бергәлектә танылган – ТР ПрезидентыКазан Кремлендә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсе хезмәткәрләренә ТР дәүләт премияләре тапшырды. Быел танылган галимнәр, атказанган табиблар һәм танылган укытучылар, әйдәп баручы фән һәм җитештерү оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, югары квалификацияле белгечләре лауреатлар булды.

Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президенты Эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә, Татарстан галимнәре дөньякүләм фәнни бергәлектә билгеле һәм танылган, дип ассызыклады. Ул лауреатларга башкарылган эшләре өчен рәхмәт сүзләре әйтте һәм лаеклы исемнәре белән котлады. “Сезнең казанышлар – ул озак һәм киеренке хезмәт нәтиҗәсе. Без сезнең уңышлар һәм фәнне үстерүгә керткән өлешегез белән гоурланабыз. Ел саен фәннең республика икътисадының реаль секторы белән элемтәсе ныгуы куандыра. Моңа югары үзлекле нефть әзерләү буенча фәнни эшләнмәләр һәм яңа технологияләр дәлил булып тора. Ун ел элек боларның берсе дә юк иде, без Канадага барып карый идек, шул технологияләргә шакката идек. Безнең перспектива - авыр чыгарыла торган югары үзлекле нефть. Бу юнәлештә системалы эш алып барыла”, - диде ул.
Шулай ук, ТР Президенты сүзләренә караганда, республка икътисадында, бигрәк тә читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерү шартларында авыл хуҗалыгы тагын бер әһәмиятле юнәлеш булып тора.
Р.Миңнеханов галимнәр коллективының сәламәтлекне саклау өлкәсендәге фәнни тикшеренүләрен дә билгеләп үтте. “Бу өлкә һәрвакыт актуаль, ул финанс кертемнәр һәм интеллектуаль ресурслар таләп итә”, - дип ассызыклады ул. 
ТР Президены указы белән табигый һәм гуманитар фәннәр үсешенә, яңа технологияләрне эшләүгә зур өлеш керткәне өчен тарих фәннәре докторы, ТР ФА нең мактаулы әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, профессор Әгъдәс Борһановка (Мәскәү) ТР Дәүләт премиясе тапшырылды.
Шулай ук химия фәннәре докторы ТР ФА әгъза-мөхбире, КФУ ның А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты директоры Владимир Галкин, Балалар республика клиник хастаханәсе галимнәре һәм белгечләр Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре һ.б. да ТР Дәүләт премиясенә лаек булучылар арасында бар.
“Сезнең эшегез нәтиҗәсендә – без иң яхшылар”, - диде Р.Миңнеханов.
“Бу этап җиңүләре. Барлык эшләр дә камилләшә ала. Бергәләп тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез”, - дип белдерде ул лауреатларга фән өлкәсендә яңа казанышлар теләп.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20