Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.04.2015

Татарстан галимнәре янә игенчеләр өчен уңышсыз ел фаразлый

Татарстан галимнәре янә  игенчеләр өчен уңышсыз ел фаразлый. Алар республика аграрийларына төрле һава шартларына әзер булырга киңәш итәләр. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-җитештерү институтының терлек азыгы җитештерү бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган агрономы Олег Шайтанов белдерде.

Аның сүзләренчә, иртә килгән яз туфракның өстәмә дым алу мөмкинлеге белән сөендерде. Әмма март аенда кар эрү шулкадәр тиз башланды ки, республиканың көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш районнарында туфракта продуктив дым күләме 80-100 мм ны тәшкил итә, бу нормадан ике тапкыр ким. "Кояшның кайнар нурлары астында кар парга әйләнде дияргә була", - дип ассызыклады агентлык хәбәрчесе.

Галим аңлатып узганча, бүгенге көндә кар запасы Татарстанның төньяк районнары һәм Казан тирәсендә генә калган. Әлеге урыннарда туфрактагы дым дәрәҗәсе борчу тудырмый. Апрельдә кояш җәй көне кебек җылыткан очракта, калган кар эреп, туфрактагы дым запасларын тулыландырмыйча парга әйләнәчәк.

"Быел язгы кыр эшләре вакытында туфракта продуктив дым күләме аз булырда мөмкин", - дип фаразлый Олег Шайтанов. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20