Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.04.2016

Татарстан – газ-мотор ягулыгына күчү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла торган 20 сынау төбәгенең берсе

 2020 елга Казан шәһәрендә эшли торган җәмәгать транспорты һәм комммуналь хуҗалык техникасының 50 проценты газ-мотор ягулыгына күчеп бетәргә тиеш.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин хәбәр итте. Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләренә багышланган очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов катнашты.

Айрат Усманов билгеләп үткәнчә, Татарстан – газ-мотор ягулыгына күчү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла торган 20 сынау төбәгенең берсе. Шул ук вакытта республика – 2012 елдан бирле әлеге максатларга федераль бюджеттан алынган субсидияләр күләме буенча алдынгылар рәтендә. Әйтик, 2012 елда федераль һәм республика бюджетларыннан дәүләт субсидияләве программасын гамәлгә ашыру кысаларында ТРның автотранспорт предприятияләре тарафыннан газ-мотор ягулыгы белән эшли торган 262 автобус сатып алынган. Бу максатларга 885 млн сум акча бүлеп бирелгән. Сүз уңаеннан, әлеге автобусларның 130ы 2013 елда Казанда үткәрелгән Җәйге Универсиадада хезмәт күрсәткән.

2014 елда РФ Хөкүмәтенең “Газ-матор ягулыгында эшли торган автобуслар һәм торак-коммуналь хуҗалык техникасы сатып алуга субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында”гы карары нигезендә, “Сәнәгатьне үстерү һәм аның көндәшлеккә сәләтен арттыру” дәүләт программасының “Автомобиль сәнәгате” ярдәмчел программасы кысаларында, Татарстанга федераль бюджеттан 764 млн сум субсидия каралган булган. Нәтиҗәдә, бу акчага республика предприятиеләре газ-мотор ягулында эшли торган җәмгысе 325 транспорт чарасы, аерым алганда, 277 автобус һәм 48 берәмлек махсус техника сатып алган. Шул ук вакытта ТР казнасыннан финанслашу күләме 107 млн сум тәшкил иткән.

Былтыр исә шул ук программа буенча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән 554 млн сумга табигый газда эшли торган 288 берәмлек техника (129 автобус һәм 159 берәмлек махсус техника) сатып алынган. Татарстан, үз чиратында, өстәмә 103,5 млн сум акча сарыф иткән.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары искәртеп үткәнчә, 2013 елның мартында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпром” ААҖ директорлар советы рәисе Виктор Зубков катнашында Россиядә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмә барышында Татарстан ягулык рәвешендә табигый газны куллана торган транспорт чаралары паркына хезмәт күрсәтү өчен газ ягулыгы салу станцияләре инфраструктурасы объектларын төзү буенча сынау төбәге буларак сайлана. ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән “2013-2023 елларда Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү” дәүләт программасы буенча 2023 елга республикада газ-мотор ягулыгы техникасы паркы 15 мең берәмлеккә җитәргә тиеш.

Айрат Усманов әйтүенчә, газ-мотор ягулыгын кулланганда бер тонна йөк һәм бер пассажирны күчереп йөртүнең үзкыйммәте кими. Әйтик, бер елда бензинга 326 мең сум акча сарыф ителсә, метанга – 102 мең сум тирәсе. Табигый газ куллануның икътисади нәтиҗәлелеге сизелерлек, дип билгеләп үтте ул. Әмма шунысы бар: бу төр ягулыкта эшли торган транспорт чараларының бәясе кыйммәт. Хәзерге вакытта Татарстан предприятиеләре техниканың үзкыйммәтен төшерү юнәлешендә эш алып бара. Өстәвенә, экологик климатны мәсьәләсе дә уңай якка хәл ителә. Ник дигәндә, табигый газда эшли торган автомобиль, бензин белән эшли торганнары белән чагыштырганда, зарарлы матдәләрне 3 тапкырга азрак бүлеп чыгара.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте боерыгы нигезендә, 2020 елга миллион халкы булган калалар алдында (Казан да – әнә шул шәһәрләр рәтендә) җәмәгать транспорты һәм комммуналь хуҗалык техникасының 50 процентын газ-мотор ягулыгына күчеп бетерү бурычы куелган.

Айрат Усманов әйтүенчә, Яр Чаллы бу күрсәткечкә инде якынлаша. Автошәһәр – республиканың бу өлкәдә әйдәп бара торган калаларыннан. Хәзер иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – газ-мотор ягулыгы салу станцияләре инфрастуктурасын җайлау. Ихтыяҗ булганда, бу төр заправкаларның саны артачак, дип ассызыклады ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20