Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.03.2015

Татарстан, хезмәт базарына ярдәм буларак, 936 млн субсидия алачак

 Россиянең дүрт төбәге Татарстан, Алтай крае, Самара һәм Тверь өлкәләре халык мәшгульлеге өлкәсендә өстәмә чараларны гамәлгә кую өчен беренче булып 1,9 млрд сум гомум күләмдә субсидия ала. Бу хакта РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Бу хактагы карарның проекты кичә РФ Хөкүмәте утырышында хупланды.
Татарстан 936 млн сум алачак, Алтай крае – 170 млн сум, Самара өлкәсе – 680 млн сум, Тверь өлкәсе – 88 млн сум.
Министр сүзләренә караганда, бу акчалар икътисади вазгыять катлаулы булган «КАМАЗ», «АвтоВАЗ», «Алтайвагон», «Тверь вагон төзелеше заводы» предприятиеләренең 21,5 мең хезмәткәренең һөнәри белемен арттыру һәм мәшгульлеген тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20