Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
29.08.2017

Татарстан игенчеләре 3,5 миллион тонна ашлык суктырып алды

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 29 август көненә республикада 986,5 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 67 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 3511 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 35,6 центнер тәшкил итә.

Басу-кырдан иң мул уңыш Зәй районы ындырларына кайта. Биредә барлыгы 139,9 мең тонна ашлык суктырып алганнар. Гектар уңышы да әлеге районда иң югарысы — 49,6 центнер.

Ә башкарылган эш күләме буенча беренче урында Чистай районы игенчеләре бара. Алар пландагы эшнең 78 процентын төгәлләгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха