Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.05.2015

Татарстан Ирак партнерлары белән хезмәттәшлекне яңарту белән кызыксына – Рөстәм Миңнеханов

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Казан Кремлендә Иракның Көрд автономияле районы «Корек Груп» идарәсе рәисе Сирван Барзани белән очрашты.

Шулай ук очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук Ирак делегациясе әгъзалары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде һәм, Россия Федерациясе Ирак хакимиятенең “Ирак ислам дәүләте һәм Левант” ягыннан террорчылык актларын ачыклау буенча эшләрен хуплый, дип билгеләп үтте.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, Бүген Иракның Көрд автономияле районы динамик үсеш ала һәм күп санлы эре проектларны гамәлгә куя. “Татарстан Ирак партнерлары белән икътисади хезмәттәшлекне яңарту белән кызыксына, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Аерым алганда, автономияле район территориясенә “КАМАЗ” автомобильләрен һәм “Ми-8”, “Ми-17” вертолетларын кертә башлау турында сүз бара”. Моннан тыш, Татарстан Республикасы нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә планлаштыра, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Сирван Барзани ассызыклаганча, Ирак шулай ук Татарстан белән үзара нәтиҗәле эшлекле хезмәттәшлекне җайга салу белән кызыксына. “Без Татарстанның икътисади куәте белән танышырга телибез. Бу сәфәр безнең ныклы үзара хезмәттәшлекнең башлангычы булыр дип өметләнәбез”, - дип билгеләп үтте ул.

Бүген Ирак Курдский автономияле районы делегациясе Татарстанның сәнәгать производстволары эшчәнлеге белән танышырга, Казан вертолет заводында, республиканың нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләрендә булырга планлаштыра, дип хәбәр итә ТР Президент матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20